ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “Алексеев-Югары Колок-Каргополь” автомобиль юлында ясалма яктыртуны оештыру буенча эшләр төгәлләнде. Юл Каргополь авылы аша үтә.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 20-21 сентябрьдә 126 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 142 очрагы, 161 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1344 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган. 3533 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4253 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 44 рейс башкарган.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 55 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 60 очрагы, 88 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 686 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 294 автобус чыккан.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 607 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
22 нче сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр Казанда автомобиль транспорты хәрәкәте өчен Арбузов урамының Журналистар урамы белән кисешкән урыны ябылачак.
2014 елның 19 нчы сентябреннән 12 нче октябренә кадәр Аракчино шоссесы буенча Боевая урамыннан алып 2-нче Иске Аракчино урамына кадәрге участокта һәм Иске Аракчино урамында Приволжская урамыннан алып Аракчино шоссесы урамына кадәр участокта хәрәкәт өлешчә туктатылачак.
Казан аэропортыннан 81рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 24 халыкара рейслар. 3767 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3058 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International