Ленар Сафин Татарстан Республикасы делегациясе составында Сеулда

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар СафинТатарстан Республикасы делегациясе составында Сеулда.
 Сәфәр кысаларында делегация Корея Республикасының сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыгында булды. Ленар Сафин сүзләренчә, Кореяның финанс-икътисади үсеше мәсьәләләре арасында, чит ил коллегалар транспорт инфраструктурасы хакында да сөйләгәннәр. Аерым алганда, тизйөрешле магистральләр, портлар үзәкләре төзелеше белән уртаклашканнар. Портлар үзәкләренә килгәндә, Ленар Сафин Татарстанда да охшаш проектның - “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелеше” - тормышка ашырылуы турында билгеләп үтте. Төзелешне 2015 елда тәмамлау планлаштырыла.      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International