22 сентябрьдә республика юлларында балаларны транспортта махсус утыргычлардан башка йөртүнең 74 очрагы ачыкланган

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 69 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 615 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 22 көне эчендә республикада 379 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 47 кеше һәлак булган һәм 471 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International