Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 204 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 86рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 23 халыкара рейслар. 3357 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3061 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 62 рейс башкарган.
23 нче сентябрьдә республикада явым-төшемсез һава торышы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез +16 +21 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International