Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 302 автобус чыккан.
       Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 31 халыкара рейслар. 3659 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3427 пассажир килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 63 рейс башкарган.
       25 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International