Казан Самарадан туристлар поезды каршы ала

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Тимер юлда ял көннәре турларын яңадан торгыздылар. 2009 елдан бирле “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ Мәскәү – Түбән Новгород, Чиләбе – Кунгур – Пермь, Самара – Санкт-Петербург, Самара – Казан, Самара – Пенза, Самара – Түбән Новгород маршрутлары буенча сәфәрләр оештыра.
26 сентябрьдә Самарадан Казанга туристлар поезды йөри башлый. Сәяхәтчеләр Самарага 28 сентябрьдә иртән кайтачак.
Кунаклар өчен сайлап алу мөмкинлеге белән ике программа әзерләнгән. Сәяхәтчеләр Казанда Крестовоздвижение чиркәвендә, Петр һәм Павел соборында, Сөембикә манарасында, Кол Шәриф мәчетендә, Раифада Богородица ирләр монастыренда, губернаторлар сараенда һәм башка истәлекле урыннарда булачак.
Турислар юлламасы пакетына ике якка юл бәясе, шәһәр кафесында туклану, Казанда экскурсия хезмәте кертелгән.
Октябрьдә Самара – Пенза, Ростов-на-Дону – Назрань, Ярославль – Санкт-Петербург, ноябрь бәйрәмнәрендә – Самара – Минск – Брест маршрутлары буенча туристлар сәфәрләре планлаштырылган.
2015 елда “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ Казаннан Мәскәүгә маршрут ачарга ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International