ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 24 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
ТР Ютазы муниципаль районының Иске Каразирек авылы янындагы Бәйрәкә елгасы аша төзекләндерелгән күпер буенча автомобиль транспортына хәрәкәт ачылды.
Казанда 3 нче октябрьдә сәгать 22.00 алып 6 нчы октябрьдә сәгать 06.00 кадәр Нариманов урамының 66 нчы номерлы йорты янындагы участок автомобиль транспорты хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 19 халыкара рейслар. 3165 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3426 пассажир килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган.
Совет утырышында Куйбышев магистрале хезмәтләре һәм дирекцияләре, Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре, һ.б. вәкилләре катнашты.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 49 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 58 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 665 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
К. Насыйри урамы “Имин Татарстан” программасын тормышка ашыру кысаларында видеокамералар белән җиһазландырылды, җәяүлеләр зонасы оештырылды.
Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, октябрьдән шәһәр яны поездларының 35 маршруты расписаниедән алына, нигездә, бу альтернатив транспорт төрләре белән кабатланган маршрутлар.
Казанда 25 сентябрьдән 25 нче октябрьгә кадәр Пушкин урамындагы 58 нче номерлы йорт тирәсендә автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.
25 нче сентябрьдән алып 30ына кадәр төнге сәгатьләрдә - 00.00 сәгатьтән алып 5.00 сәгатькә кадәр Уң Болак урамы буенча 13-нче йорт участогыннан алып М.Җәлил урамына кадәр автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International