ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
“Татнефть” компаниясе Мәскәүдә үткәрелгән Милли нефть һәм газ форумында катнашты.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Юлны төзекләндерү 2014 елның августында “Россиянең транспорт системасы үсеше (2010-2020 еллар)” федераль максатчан программа кысаларында башланды һәм IV техник категория нормативы буенча 4,5 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән проектланды.
Ноябрь бәйрәмнәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрде.
24-26 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 140 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 153 очрагы, 192 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1544 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге территориясендә 46 чакрым тимер юл төзекләндерелде, стрелкалар күчерү өчен 18 комплект салынды.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 113 автобус чыккан.

26
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 217 автобус чыккан.

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәмнәре белән автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
2014 елга 75 км озынлыктагы юлда капиталь ремонт башкару планлаштырылган иде. План 5 км арттырып үтәлде.
"Татнефть - АЗС Центр" ҖЧҖнең Казан филиалындагы 8 нче номерлы ягулык салу станциясе “Современная АЗС” махсус журналы оештырган “АЗС месяца” халыкара бәйгесендә иң яхшысы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International