“Татнефть”нең ягулык салу станциясе халыкара бәйгедә җиңде

2014 елның 25 октябре, шимбә
"Татнефть - АЗС Центр" ҖЧҖнең Казан филиалындагы 8 нче номерлы ягулык салу станциясе “Современная АЗС” махсус журналы оештырган “АЗС месяца” халыкара бәйгесендә иң яхшысы дип танылды.
Әлеге ягулык салу станциясе Татарстан Республикасының Питрәч районында, М-7 “Мәскәү-Уфа” трассасының 829 нчы чакрымында урнашкан. 2013 елда станциядәге бина капиталь төзекләндерелде. Клиентлар өчен тәүлек буе кибет эшли, кафе, автомобиль транспорты өчен тукталу урыны, техник хезмәт күрсәтү станциясе, шиномонтаж оештырылган. Шулай ук станция территориясендә Wi-Fi бар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International