“Татнефть” компаниясе Мәскәүдә үткәрелгән Милли нефть һәм газ форумында катнашты. Анда 1200 артык Рәсәйдән һәм чит илләрдән нефть-газ тармагы экспертлары җыелды.
Форум кысаларында “Рәсәй һәм БДБ илләрендә нефть һәм газ комплексында заманча технологияләр һәм инновацияләр” дип аталган махсус фокус-экспозиция оештырылды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар алдынгы һәм инновацион тармак чишелешләре белән таныштылар.
“Татнефть” илебездәге нефть-газ тармагы тарихы һәм казанышлары турында ачык чагылышлы стендлар тәкъдим итте. Форумында катнашучылар “Татнефть” экспозицияләрен югары бәяләделәр.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.