Транспорт тармагы ышанычлы һәм сыйфатлы булсын өчен сез күп эшләдегез. Фидакарь хезмәтегез ярдәмендә өзлексез пассажирлар һәм йөк ташу оештырылды, торак пунктларны бәйләү, транспорт үтемлелеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды.
Сезнең күбегез Казанда Универсиада-2013, Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия уеннарында хезмәт күрсәтүдә катнашты. Әлеге чараларда хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә башкарылды. Бу хакта оештыручылар да, Уеннарда катнашучылар да күп тапкыр билгеләп үттеләр.
Татарстанда торак пунктларга транспорт үтемлелеген тәэмин итү өчен күп эш башкарыла. 2014 елда муниципалитетлар арасында йөрүче 154 маршрут оештырылды, аларда ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган 470тән артык автобус хезмәт күрсәтә.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.