Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге территориясендә 46 чакрым тимер юл төзекләндерелгән

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге территориясендә 46 чакрым тимер юл төзекләндерелде, Зыча-Бегишево, блок пост 1049 км – блок пост 1056 км участокларында, Үзәк Ульян, Зәй, Аккүл, Пронино, Полтавка, Базаровка станцияләрендә стрелкалар күчерү өчен 18 комплект салынды.
Озакламый Тойма-Тихоново участогында эшләр тәмамланачак. Ремонт эшләренең үзенчәлеге булып, яңа – җөйсез тимер юл салу тора. Мондый юл авыр йөккә чыдам һәм тизйөрешле поездлар хәрәкәтенә җайланган.
2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 51 км озынлыктагы тимер юл төзекләндерү, 25 стрелкалар күчерү комплектларын алыштыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International