Ноябрь бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе билгеләнде

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Ноябрь бәйрәмнәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрде. Гамәлгә түбәндәге расписание кертелде:
-        31 октябрь - җомга графигы буенча;
-        1, 2, 3 ноябрь - шимбә графигы буенча;
-        4 ноябрь - якшәмбе графигы буенча;
-        5 ноябрь - дүшәмбе графигы буенча.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International