Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 октябре, якшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 217 автобус чыккан.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарган, аларның 5 тоткарланган. Тоткарлану һава шартлары белән бәйле.

26 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -2 -9 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International