Спас районында “Өчкүл – Үрнәк” автомобиль юлы төзекләндерелде

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында “Өчкүл – Үрнәк” автомобиль юлы төзекләндерелде.
Юлны төзекләндерү 2014 елның августында “Россиянең транспорт системасы үсеше (2010-2020 еллар)” федераль максатчан программа кысаларында башланды һәм IV техник категория нормативы буенча 4,5 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән проектланды. Асфальт-бетон түшәлгән яңа юлның озынлыгы 4,815 км тәшкил итә. Ул Үрнәк торак пунктына төбәк әһәмиятендәге юл белән тоташтыра. Хәзерге вакытта авылда 157 кеше яши.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен төзекләндерелгән участокта 139 сигнал баганалары һәм 46 юл билгесе куелды.
Эшләрнең проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ, генподрядчысы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International