24-26 октябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 153 очрагы ачыкланган

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
24-26 октябрьдәТатарстан Республикасы территориясендә 140 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 153 очрагы, 192 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1544 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 26 көне эчендә республикада 357 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 46 кеше һәлак булган һәм 432 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International