- №6772 Якты Күл – Яр Чаллы элемтәсе 05.10 да китә, 06.42 дә килеп җитә;
- № 6771 элемтәсе белән Яр Чаллы – Якты Күл 18.06 да китә, 19.37 дә килеп җитә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында Минзәлә елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында 0,8 км озынлыктагы Каратун - Чирмешән - Олы Яр буе, 9+700 - 10+500 км автомобиль юлы ремонтлана.
Бүген, 6 июньдә, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Россиядә иң яхшы такси йөртүчесе»VI Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру турында килешү имзаланды. Документка такси юнщлешен үстерү буенча Иҗтимагый Совет рәисе Ирина Зарипова һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз имзаларын куйдылар.
Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Транспорт комплексы предприятиеләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының, шулай ук елга, авиа һәм тимер юл вокзалларының юл яны полосаларын тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр көчәйтелгән.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда 0,720 км озынлыктагы Ибраһимов проспекты (Восстание урамыннан Воровский урамына кадәр) ремонтланачак.
Бу җәйдә Nordwind авиакомпаниясе очыш программасын Мурманск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы башкаласы арасында туры даими рейс белән тулыландыра.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Россиядә Гаилә Елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Казан аэропорты 1 июньдә чираттагы социаль юнәлешле чара үткәрде.
«Казан ЭКСПО» МВЦда узачак популяр башкаручыларның концертлары белән бәйле рәвештә, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә поездлар билгеләнә.
2024 елның 24 маена төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 236 381,14 м2 (31 339,74 тн) мәйданда чокыр ремонты башкарылган.