Татарстанда тимер юлда йөкләү күләме гыйнварда 13% арткан

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

2025 елның гыйнварында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 1,4 млн тоннага якын йөк төялгән. Бу узган елның беренче аена караганда 18% күбрәк.

Гыйнварда төбәкнең тимер юл станцияләрендә, шул исәптән төялгән:

- нефть һәм нефть продуктлары - 937 мең тонна (2024 елга карата+10,3%);

- химик һәм минераль ашламалар – 103,5 мең тонна (+65,5%);

- химикатлар һәм содалар – 47,6 мең тонна (+28,3%);

- бөртекле ашлык - 46,1 мең тонна (үсеш ике мәртәбә).

Белешмә: Горький магистралендә 366 станция эшли, шуларның 230 йөк ташу эшен алып бара. Иң эре сортлау станцияләре арасында Түбән Новгород – Сортировочный, Лянгасово, Юдино, Агерҗе санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International