Агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама шәһәр агломерациясендә автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк.
Әйтик, Студентлар урамындагы (Корабельная урамыннан Р. Гайнуллин урамына кадәр) 0,64 км озынлыктагы автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук юлчылар Урман урамындагы (Мурадьян урамыннан Гагарин урамына кадәр) 2,35 км озынлыктагы автомобиль юлына капиталь ремонт ясаячаклар.
Агымдагы елда Түбән Кама агломерациясе буенча финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк. Әлеге агломерация буенча күрсәткечләргә 85,7% ирешү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Түбән Кама агломерациясендә 7,9 километр автомобиль юлы ремонтланган, юллар челтәренең норматив торышы 85,01% дип бәяләнә.
Юл илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында 2025 елга бюджет проектында барлыгы 14 млрд сум каралган, шуларның 7 млрд сумы федераль бюджеттан.
2025 елда төп бурычлар булып аварияләрне киметү, юлларны саклауны тәэмин итү һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү кала.