Министрлыкта дебаркадерларны ремонтлау буенча киңәшмә узды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында судноларны һәм дебаркадерларны ремонтлау буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ВГУВТ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Евгений Бурмистров, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында дебаркадерларны ремонтлау, тышкы тарихи күренешне һәм причал инфраструктурасын саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Икенче мөһим тема - «ТР Флоты» балансында булган судноларны ремонтлау. Шулай ук «ВГУВТ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ белән булган дебаркадерларны ремонтлау һәм проектлауга техник бирем эшләү өлешендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсен карадылар. 

Киләсе киңәшмә агымдагы елның март башына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International