Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советының XXXIX киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.
Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар «Алан» ҖЧҖ техника күргәзмәсе белән таныштылар һәм Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салдылар. Мәдәният йорты фойесында «Агрокласс» белем бирү проекты укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, халык кәсепләре күргәзмәсе күрсәтелде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, җиденче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Ләлә Кәдермәтова, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде. Утырышта шулай ук Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, «Теләче-Август» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Хәйруллин чыгыш ясадылар.
Чара азагында Фәрит Хәнифов һәм Марат Җәббаров дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Фото: Ханипов Илнар