Ике катлы поездлар Казаннан Мәскәүгә 30 меңнән артык пассажир ташыган

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның беренче аенда Горький тимер юлы буйлап йөрүче ике катлы поездлар белән Татарстан башкаласы белән Мәскәү арасында 30 меңнән артык кеше җибәрелгән. Бу узган ел нәтиҗәләренә туры килә.

Мондый составтагы вагоннар микроклиматны саклау өчен заманча җайланмалар, экологик чиста бәдрәф комплекслары, куркынычсызлыкны контрольдә тоту системалары һәм мультимедия җайланмалары белән җиһазландырылган. Һәр купеда мобиль җайланмаларны зарядлау өчен розеткалар каралган.

Моннан тыш, һәр ике катлы поезд аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен җайлаштырылган. Бу максатлар өчен зурайтылган мәйданлы махсус купелы вагон, инвалид коляскасы өчен күтәрү җайланмасы һәм уңайлы сәяхәт өчен кирәкле башка җайланмалар каралган, ә барлык кирәкле мәгълүмат Брайль шрифты белән кабатланган.

Юл йөрү документларын тимер юл вокзаллары кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Юл йөрү документларын рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык регионнарыннан бушлай шалтырату), шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International