Горький тимер юлы «Казан Агро» күргәзмәсендә логистик мөмкинлекләр тәкъдим итә

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы Татарстан Республикасының «Казан Агро» эре авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты. Чара 12 февральдән 14 февральгә кадәр «Казан Экспо» үзәгендә уза.

Горький магистрале йөк ташуга һәм терминал-склад комплексы хезмәтләренә багышланган экспозиция тәкъдим итә. Компания белгечләре килүчеләргә Россия тимер юлларының логистика өлкәсендәге сервислары, шул исәптән «Россия тимер юллары Маркетплейсы» мөмкинлекләре, «Йөк экспрессы» һәм «Расписание буенча йөк ташу» хезмәтләре, шулай ук «Шәхси кабинет» мәгълүмати-белешмә системасын куллануның өстенлекләре турында сөйлиләр.

Горький ТЦФТОНЫҢ Казан транспорт хезмәте күрсәтү агентлыгы башлыгы Елена Ашаева сүзләренә караганда, быел катнашучылар географиясе Татарстанның гына түгел, бөтен Идел буе федераль округының агросекторын да үз эченә ала.

«Күргәзмәдә без агросәнәгать комплексы җитештерүчеләреннән кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында күпсанлы мөрәҗәгатьләрне билгеләп үттек. «Йөк экспрессы» кебек «график» продуктлар, расписание буенча йөк ташу, шулай ук Кытайга һәм Иранга йөк ташу белән «Төньяк-Көньяк» МТК буенча йөк ташуны оештыру аеруча кызыксыну уята. Бигрәк тә Кытайдан махсус техника һәм җиңел автомобильләр китерү белән шөгыльләнүче компанияләр зур кызыксыну күрсәтте», - дип ассызыклады Елена Ашаева.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы чикләрендә төяү күләме 1,4 млн тонна тәшкил итте (2023 елга карата +16%), бу күләмнең 85% җирле предприятиеләрнең әзер продукциясенә туры килә. Контейнерларда йөкләр җибәрү үсеше 16% тәшкил иткән.

Регионда Горький тимер юлының төп проектлары булып Зөя станциясеннән Новороссийск станциясенә кадәр «йөк экспрессы», контейнер поездлары составында, шул исәптән көнчыгыш юнәлештә терминалдан Тихорецкая станциясенә йөк ташу буенча даими сервис оештыру, шулай ук Кукмара – Новороссийск маршруты буенча ашлык ташу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International