Дәүләт хезмәтләрендә машина йөртү чатлары барлыкка килде

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

«Госуслуги» һәм «Госуслуги Авто» кушымталарында машина йөртү чатлары эшли башлады. Автомобиль белән нидер булганлыгын хәбәр итү, яки юлдагы низагны хәл итү хәзер күпкә җиңелрәк.

Бөтен аралашу аноним: ФИО һәм башка мәгълүматлар тапшырылмый. Әмма җибәрүченең хәбәрендә һичшиксез геопозиция күрсәтелә, йөртүче сүз аның автосы турында барамы икәнен аңлар өчен. чатларны теләсә кайсы вакытта сүндерергә мөмкин.

Хәбәрне дәүләт хезмәтләреннән теләсә кайсы кулланучы җибәрә ала, машинаның номерын белү дә җитә. Ул адресатка барып җитсен өчен, аның порталдагы шәхси кабинетында автомобиль турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.

Хәбәрләр алу өчен дәүләт хезмәтләрендә авто турындагы мәгълүматны яңартырга киңәш итәбез.

Чит темаларга сөйләшеп булмаячак. Сервис юл ситуациясенә кагылышлы чикләнгән хәбәрләр җыелмасын тәкъдим итә. Бер машина буенча чатны тәүлегенә бер тапкырдан да ешрак башларга ярамый. Көненә барлыгы 5 хәбәр җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International