«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 6 ел эчендә бөтен Россия буенча 23 меңгә якын юл хуҗалыгы хезмәткәре квалификацияләрен күтәрде. Милли проект объектларында профильле белем бирү учреждениеләрендә укучылар производство практикасы узды, ә мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелде.
«2024 елда тәмамланган «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Россиянең барлык юл-транспорт комплексын үстерүгә көчле импульс бирде. Милли проектны гамәлгә ашыруның алты елында нормативларга 150 мең чакрымнан артык юл челтәре китерелгән. Юл хуҗалыгының рекордлы үсеш темплары югары квалификацияле кадрлардан һәм заманча фәнни эшләнмәләрдән башка мөмкин түгел. Соңгы алты елда 22 927 хезмәткәр илкүләм проект ярдәмендә квалификацияләрен күтәргән. Бу саннар гына түгел, бу куәтле кадрлар ресурсы, аңа таянып, без яңа милли проектта – «Тормыш өчен инфраструктура» да яңа амбициоз максатлар куя алабыз, – дип хәбәр итте Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
2024 елда гына да «РОСДОРНИЯ» ФАУДА юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен ике яңа укыту-методик программа эшләнде, 4 меңгә якын кеше белем алды. Онлайн-форматта 35 танышу чарасы уздырылды, аларда 5 меңнән артык юл төзүче катнашты. Моннан тыш, 57 студент Россия юл фәнни-тикшеренү институты базасында производство практикасын узды.
Шулай ук 2024 елда Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан кадрлар потенциалын үстерү буенча федераль проект әзерләнде. Бу югары уку йортларының уку программаларын яңартырга һәм, нәтиҗә буларак, югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләүнең бүгенге системасы транспорт Министрлыгы системасында 19 югары уку йорты һәм 86 филиал, 256 меңнән артык студентны үз эченә ала. Без перспектив транспорт юнәлешләре, шул исәптән юл хуҗалыгы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә вектор бирергә һәм университетларыбыз өчен техник бирем формалаштырырга тиеш», – дип билгеләде РФ транспорт министры Роман Старовойт.
Булачак юл төзүчеләрне әзерләү буенча комплекслы эш җитештерү практикасын оештыруны, шулай ук урта звено мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чараларын үз эченә ала.