ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 19 халыкара рейслар. 2903 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3354 кеше килгән.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

17-19 июньдә Самара шәһәрендә трамвай йөртүчеләр арасында XV Россиякүләм һөнәри осталык бәйгесе узды. Россиянең 35 шәһәреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Владимир, Ярославль, Хабаровск, Челябинск, Яр Чаллы һәм башкалар) 38 кеше катнашты.
Казанда 23 нче июньнән алып 12 нче ноябрьгә кадәр Нокса тыкрыгы буенча, Гали Динмөхәммәтов урамыннан Луговая урамына кадәрге участокта, хәрәкәт ябылачак.
Казанның “Көньяк” автовокзалы яңа Казан-Яр Чаллы рейсы оештыра. Маршрут юл барышында Чистай, Кама Аланы һәм Түбән Камага кереп чыгачак. Рейс Казаннан 08.35 кузгала.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәренә караганда, бүген сәгать 18.00 алып иртәгә 18.00 кадәр республикада һава торышы бозылуы көтелә. 
“Буревестник” автовокзалы Чистайда автобус билетлары сату өчен яңа касса пункты ачылуы турында хәбәр итә. Ул Карл Маркс ур., 61 нче йорт адресы буенча урнашкан (“МИР” сәүдә үзәге бинасында).
Татарстан Республикасы территориясендә 19-21 июньдә 94 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 104 очрагы, 154 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1462 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 267 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Казанның 151 нче мәктәбе укучысы Эмиль Ногайбәков XII Техник иҗат буенча юл күргәзмә-бәйгесендә икенче призлы урынга ия булды.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Андрей Егоров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International