ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәренә караганда, бүген сәгать 18.00 алып иртәгә 18.00 кадәр республика территориясендә актив фронталь бүлекләр узган вакытта урыны белән яшен, боз һәм көчле яңгыр, җилнең көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр җитүе көтелә.
Казанда урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар, җил көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.