Казан мәктәбе укучысы Түбән Новгородта 12 нче Техник иҗат буенча оештырылган юл күргәзмә-бәйгесендә 2 нче урын яулады

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Казанның 151 нче мәктәбе укучысы Эмиль Ногайбәков XII Техник иҗат буенча юл күргәзмә-бәйгесендә икенче призлы урынга ия булды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Конкурс барлык төрдәге белем бирү йортлары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында уздырылган. Шулай ук биредә Горький тимер юлы хезмәткәрләренең балалары да катнаша алган. Катнашучыларның яше 18дән артмаска тиеш булган.

Күргәзмә-бәйге балалар һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, техник иҗатны үстерү һәм тимер юл техник модельләштерүгә кызыксындыру уяту максатыннан оештырылган.

Бәйгедә барлыгы Горкий тимер юлының 5 төбәгеннән 20ләп вәкил катнашкан: Муром, Горький, Киров, Казан һәм Ижевск төбәкләре. Казан төбәген Казанның Балалар тимер юллары һәм Тимер юл транспортының Казан техникумы укучылары тәкъдим иткән.

Техник иҗат буенча юл күргәзмә-бәйгесенең комиссия рәисе Горкий тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Тюрников булган.

Күргәзмәнең нәтиҗәләре Түбән Новгород шәһәренең Балалар тимер юллары базасында ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International