Түбән Камадан трамвай йөртүче Альбина Хәкимова Россиякүләм һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулады

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
17-19 июньдә Самара шәһәрендә трамвай йөртүчеләр арасында XV Россиякүләм һөнәри осталык бәйгесе узды. Россиянең 35 шәһәреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Владимир, Ярославль, Хабаровск, Челябинск, Яр Чаллы һәм башкалар) 38 кеше катнашты.

Бәйгедә Түбән Каманы тәкъдим иткән 2 класслы трамвай йөртүчесе Альбина Хәкимова үз эшендә чын оста булуын дәлилләп 1 урын яулады. Альбинаны һәм Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” ДУПсен лаеклы җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International