Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 267 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,08 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,23 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 20 халыкара рейслар. 2963 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2951 кеше килгән.
22 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +32 - +37 гр.