Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Андрей Егоров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.
Бәйге ике дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифасы - оештыруны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгечләренә үткәрелде. Бәйгедә дүрт дәгъвачы катнашты.
Эшләнгән практик биремнәр һәм бәйге комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр итеп Илсөяр Асатова һәм Надежда Еремеева танылдылар.