Татарстан Республикасы территориясендә 19-21 июньдә 94 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 104 очрагы, 154 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1462 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июньнең 21 көне эчендә республикада 260 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 36 кеше һәлак булган һәм 312 кеше төрле тән җәрәхәте алган.