“Буревестник” автовокзалы Чистайда яңа касса пункты ача

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

“Буревестник” автовокзалы Чистайда автобус билетлары сату өчен яңа касса пункты ачылуы турында хәбәр итә. Ул Карл Маркс ур., 61 нче йорт адресы буенча урнашкан (“МИР” сәүдә үзәге бинасында).

Вокзалның эш вакыты: 06.30-18.00 (төшке тәнәфессез һәм ялларсыз). Билетларны Оренбург, Соль-Илецк, Самара, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка юнәлешләргә алырга була. Белешмәләр өчен телефон: 89179371511.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International