Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 286 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,15 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,14 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 19 халыкара рейслар. 2903 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3354 кеше килгән.

23 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура көндез: +29 - +34 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International