Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 22 очрагы, 22 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 267 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм транспорт комплексы үсеше: тармак эшчәнлеген оештыруга заманча карау һәм актуаль мәсьәләләр” программасы буенча квалификация күтәрү курслары старт алды.
Республика юлларында 209 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 138.
24 нче ноябрьдә Azur Air авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан Гоа юнәлеше буенча яңа рейс ача.
20-22 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 79 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 122 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 992 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 285 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.
20 ноябрьнең 17.00 сәгатеннән алып һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә.
ТР Чирмешән муниципаль районында “Әҗе - Чирмешән - Шентала» - Карамыш - Яшәүче автомобиль юлында Карамыш авылы янындагы Сөлчә елгасы аша үтүче күпер төзекләндерүдән соң файдалануга кертелде.
Республика юлларында 185 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.