20-22 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 79 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 122 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 992 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 22 көне эчендә республикада 257 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 303 кеше төрле тән җәрәхәте алган.