Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 20 ноябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 185 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.

 

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 18 халыкара рейслар. 2225 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2561 кеше килгән.

 

20 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кар, буран, иртән һәм көндез кар, юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил. Температура: -1 - -6 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International