23 нче ноябрьдә республика юлларында 13 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 22 очрагы, 22 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 267 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Ноябрьнең 23 көне эчендә республикада 265 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 312 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International