20 ноябрьнең 17.00 сәгатеннән алып һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарланып, көчле бураннар, секундына 15-20 метр, көчәйгәндә секундына 22-27 метрга кадәр җитүче (Казанда секундына 20-15 метр) көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән бозлавык фаразлый. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы мөмкин, аеруча, М-7, М-5 «Урал», А-151 «Цивильск-Ульяновск», 1Р-175 «Йошкар-Ола – Зеленодольск», Р-239 «Казань-Оренбург», Р-241 «Казань-Буинск-Ульяновск» автомобиль юлларында.
Транспорт чаралары йөртүчеләренә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.