Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 209 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 138.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 11 халыкара рейслар. 1712 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1799 кеше килгән.
24 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә күп районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -2 - +3 гр. Юлларда бозлавык.