ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 32 очрагы, 29 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 304 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 

4-6 декабрьдә  Серов урамында тротуар һәм юл 51 нче номерлы йорт янында Восход урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә өлешчә ябылачак.

Казанда светофор объектларын урнаштыру сәбәпле Ленская урамы транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

“2014-2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем бирү чаралары узды.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 21 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 406 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 15 халыкара рейслар. 2198 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2392 кеше килгән.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 

25 нче ноябрьгә мәгълүматлар буенча Мәскәү юнәлешендәге тимер юллар өстендә урнашкан 6 нчы һәм 7 нче номерлы терәкләр аралыгындагы корылмаларны монтажлау төгәлләнгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 25 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 344 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

 

“Казан” халыкара аэропорты түбәндәгене хәбәр итә: әгәр пассажирлар реестрда үзләренең мәгълүматларын тапмасалар, аэропорт сайтыннан идентификацияләнмәгән багажлар фотосурәтләрен карый алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International