Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 50 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 285 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.

 

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер. 1850 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2117 кеше килгән.

 

21 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -2 - +3 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International