Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм транспорт комплексы үсеше” программасы буенча квалификация күтәрү курслары старт алды

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

 

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм транспорт комплексы үсеше: тармак эшчәнлеген оештыруга заманча карау һәм актуаль мәсьәләләр” программасы буенча квалификация күтәрү курслары старт алды. Программа ачылышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Ажимов, КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе директоры Игорь Привалов катнаштылар. Курслар “2014-2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Курсларга 72 сәгать бирелә һәм алар 3 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International