ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясе кысаларында күп балалы Галәветдиновлар гаиләсеннән булган балаларның хыялларын тормышка ашырды. Өлкән 15 яшьлек кызлары Эльза йөгерү өчен спорт аяк киеме сораган булган. "Мин спорт белән бик мавыгам. 11 класстан соң Идел буе спорт һәм туризм университетына укырга керү теләгем бар. Фитнес-тренер булырга телим", - дип сөйләде Эльза.  

 

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тарихи вакыйга  - Татарстан Республикасы гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр һава аланы елына 4 миллион кешегә хезмәт күрсәтү бусагасын атлады.

1 гыйнвардан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен өстәмә шәһәрара поездлары билгеләнә:

6755/6756 номерлы Ижевск - Түбән Кама поезды Ижевск станциясеннән 4.40 сәгатьтә кузгала, Түбән Кама станциясенә 8.13 сәгатьтә килеп җитә;

6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәг. китә, Ижевск станциясенә 22.28 сәгатьтә килеп җитә.

 


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Южный парк» яңа тукталыш пункты ачылды. Тантаналы чарада «Россия тимер юллары» ААҖ филиалының Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты.

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 325 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 166 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.

 


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

28 декабрьдә техник сәбәпләр аркасында, бер көнгә, Казан-Аэропорт, 6706 номерлы шәһәрара поездының йөр\ тәртибе үзгәрәчәк.

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе кысаларында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, авыр тормыш хәленә тарыган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук авырлыклар кичергән өлкән яшьтәге кешеләр Яңа ел алдыннан бүләкләр алалар. Акция Россиянең бөтен территориясендә, шул исәптән Идел буе федераль округында уза.

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 330 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 177 берәмлек хезмәт күрсәткән.

 


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 28 декабрьдән 6734 номерлы Канаш-Казан шәһәрара поездында Свияжск станциясендә тукталыш кертелә.

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 250 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International