Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ел саен уздырыла торган «Җиңүегез өчен рәхмәт» акциясен игълан итә!
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акциянең гамәлдә булуы - 2025 елның 01 апреленнән 31 декабренә кадәр.
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, шулай ук бер озатып йөрүчегә авиакомпаниянең теләсә кайсы даими рейсының теләсә кайсы маршруты буенча бушлай авиаочыш ясау мөмкинлеге бирелә.
Акция 2025 елның 01 апреленнән 31 декабренә кадәрге чорда авиакомпания рейслары белән очышларга кагыла. Авиабилетларны авиакомпания сайтында һәм вәкаләтле агентлыкларда сатып алырга мөмкин.
Сугыш ветераннарын йөртү авиакомпания өчен күркәм традициягә әверелде. «Җиңүегез өчен рәхмәт» акциясе - җиңүчеләргә хөрмәт. Җиңүегез өчен рәхмәт сезгә!