31 марттан «Алексеевск – Әлмәт» трассасында йөрү өчен түләү алына башлый

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

 «Алексеевск – Әлмәт» трассасы концессионеры «Автострада» АҖ 31 марттан магистраль буенча йөрү өчен түләү кертә. Юл «Ирекле агым» инновацион системасы белән җиһазландырылган, ул машина йөртүчеләргә сәяхәттән соң юлда тукталышларсыз түләргә мөмкинлек бирә. Түләүне 2025 елның 30 мартыннан 31 мартына төн уртасында трассаның рәсми сайтында башкарып булачак. 

Юлның бөтен буена автомобильләрнең дәүләт номерларын теркәүче камералар белән түләү алуның махсус рамкалары куелган, компьютер транспорт чарасының классын танып белә, әлеге мәгълүматлар нигезендә система юл йөрү бәясен исәпләп чыгара.

«Алексеевск – Әлмәт» трассасы буйлап I категорияле җиңел автомобильләр (биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр) өчен юл буена түләү бәясе 1 км га 4,50 сум тәшкил итәчәк. II категорияле автомобильләр (биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр) өчен юл бәясе 1 км га 6,75 сум, III категорияле автомобильләр (ике күчәрле, биеклеге 2,6 метр һәм аннан артыграк булган йөк машиналары һәм автобуслар) өчен юл буена түләү бәясе 1 км га 9 сум һәм IV категория өчен  (биеклеге 2,6 метр һәм аннан да артыграк булган өч күчәрле йөк машиналары һәм автобуслар) 1 км га 18 сум булачак. Алексеевскидан Әлмәткә кадәр бөтен трасса буйлап барсаң, җиңел автомобильләр өчен юл бәясе 653 сум тәшкил итәчәк.

Рәсми сайтта 5 көн эчендә юл йөрү өчен түләргә кирәк https://m7-m5.ru/, түләү өчен регион коды белән автомобильнең дәүләт номерын, кәрәзле телефон номерын һәм чек алу өчен электрон почта адресын күрсәтү кирәк. Шулай ук тиз түләүләр системасы (СБП) аша түләргә мөмкин. Өстәмә түләүне банк – онлайн яки исәп-хисап счеты буенча бүлекчәдә башкарырга мөмкин, детальләр юл сайтында «Түләү ысуллары» бүлегендә күрсәтелгән.

«Автострада» АҖ операторара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнан соң, транспондерлар ярдәмендә түләү мөмкин булачак, шулай ук якын араларда «Алексеевск-Әлмәт: Ирекле агым» мобиль кушымтасын да күчереп алу мөмкинлеге булачак.

Билгеләнгән вакытта түләнмәгән очракта транспорт чарасы хуҗасы ТР КоАП 5.9 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф җиңел автомобильләр өчен 1 500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен 5 000 сум тәшкил итәчәк.

Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен кыска номер 0216 (Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номеры) гамәлдә.

Озак сроклы оператор килешүе буенча юл операторы итеп «Бердәм оператор» компаниясе билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International