Казан-Йошкар-Ола шәһәр яны поездларының составы кайбер көннәрдә арттырылды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Пассажирларга уңайлы булсын өчен 28 марттан 6383нче Казан – Йошкар-Ола шәһәр яны поездының составы җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике вагонга кадәр арттырылды.

29 марттан башлап шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә ике вагонлы 6382 нче Йошкар-Ола – Казан поезды йөри.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел халыкка ихтыяҗ зур булу сәбәпле, әлеге поездларның составы алдагы елларга караганда бер айга иртәрәк арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International