ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Маршрутка сорау арту сәбәпле, 8 нче июньнән ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Салехард -  Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча авиарейсларны һәр чәршәмбе һәм якшәмбе башкарачак. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

1 нче майдан 6880/6879 нчы номерлы Балезино-Ижау поездының хәрәкәт тәртибе үзгәргән.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Сочига яңа рейслар “Бегишево” аэропортының җәйге җәдвәлендә чәршәмбе һәм җомга көннәрендә барлыкка киләчәк. Очышларны RusLine авиакомпаниясе СRJ-200 очкычларында башкарачак.

 

Идел елгасы буенча пассажирлар ташуда “Татфлот” компаниясе хезмәт күрсәтә, Кама буйлап пассажирларны «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» оешмасы ташыячак.

 

Бәйрәм көннәрендә Казанның “Көнчыгыш” автовокзалыннан Байлар Сабасы, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Питрәч юнәлешендә өстәмә рейслар оештырыла.

Казанның “Көньяк” автовокзалы пассажирлар уңайлыгы өчен булачак бәйрәмнәргә түбәндәге юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Базарлы Матак, Чирмешән, Болгар, Тольятти һәм Нурлат.

“Башкала” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра. 29, 30 апрельдә һәм 1, 2 майда 20.50 сәгатьтә Уфага өстәмә рейс билгеләнгән. Юлдагы вакыт 10 сәгать тәшкил итә. Билет бәясе – 1050 сум.

Май бәйрәмнәренә Йошкар-Ола юнәлешендә шәһәр яны поездлары билгеләнә.

2016 нчы елның 1 маеннан Татарстан Республикасы террриториясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен яңа төр абонемент билетлар кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International