ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

6 нчы июньнән ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Белгород-Симферополь-Белгород маршрутын ача. Рейслар дүшәмбе башкарылачак. Билет бәясе 7090 сумнан башлана, юлда булу вакыты - 2 сәгать.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. 2337 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2660 кеше килгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 85 очрагы, 59 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 390 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында традиция буенча, хезмәткәрләрнең балалары арасында, Бөек Җиңү көненә багышланган иҗади бәйге үткәрелде.

16, 24 һәм 26 майда 6365/6366 нче номерлы Казан-Албаба поезды Зөя станциясенә кадәр генә хәрәкәт итәчәк.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 88 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 398 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 7 халыкара рейслар. 2258 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1779 кеше килгән.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә санитар-экологик икеайлык кысаларында тимер юлларны һәм тимер юл предприятиеләре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар уза. 

5-7 майда 6502 һәм 6501 нче номерлы шәһәр яны поездлары җәдвәленә үзгәрешләр кертелә.

“Көньяк” һәм “Көнчыгыш” автовокзаллары 8-10 майда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм әлеге сугышта катнашучылар өчен бөтен юнәлештә дә түләүсез йөрү оештыра.  Шулай ук ветеранны озата баручы бер затка түләүсез йөрү каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International