“Башкала” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра

2016 елның 29 апреле, җомга

“Башкала” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра. 29, 30 апрельдә һәм 1, 2 майда 20.50 сәгатьтә Уфага өстәмә рейс билгеләнгән. Юлдагы вакыт 10 сәгать тәшкил итә. Билет бәясе – 1050 сум.

30 нчы апрельдә 07.30 сәгатьтә Тольяттига өстәмә рейс билгеләнгән. Юлдагы вакыт – 6 сәгать, билет бәясе – 700 сум.

30 нчы апрельдә һәм 1-3 майда – 14.00 сәгатьтә Ульянга. Юлдагы вакыт – 4,5 сәгать, билет бәясе – 502 сум.

 

Шулай ук “Башкала” автовокзалы 1-9 май көннәрендә барлык юнәлешләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм әлеге сугышта катнашучыларга түләүсез йөрү оештыра. Бер озата баручыга билетны 50% ташлама белән алу мөмкинлеге бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International